«Россия» күргәзмәсендә, «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Россия династияләре» масштаблы конкурс программасы тәмамланды. Конкурс биш тректан торды: «Гаилә талантлары тамашасы», «Ватан белгечләре», «Буыннар бәйләнеше» Белем.Уены», «Гаилә рецептлары», «Бар эшкә дә уңган».
23 гыйнварда «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» форумы кысаларында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының төп сәхнәсендә «Россия йөрәге» гаилә учагы кабызылачак.
22 гыйнварда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында яшьләр белән мәгърифәтчелек эше буенча «Бәйләүче җеп» программасын тормышка ашыру кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган дәрес узды. Чараны Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова үткәрде.
Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балаларның ата-аналары Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына «Өй түрендә кем түрә?» спектакленә чакырылды.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә – ул ныгытма» дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурсны ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышладылар.
17 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты концерты булып узды. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган иде.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлеге яшьләре белән «Гаилә фотоальбомы» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.
Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.