Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә альбомына күз сал» чаралар циклы уздырдылар. Бу юлы тематик дәресләрне дәвам итү өчен Рәмил Кәлимуллинның 66 яшьлек юбилее сәбәп булды.
Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре – авыл китапханәсенең еш кунаклары. Социаль хезмәткәрләр биредә районның төрле оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрәләр, әдәби кичәләр оештыралар.
27 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында керамика остаханәсендә мастер-класс үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә сувенирлар ясадылар.
Бүген Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы катнашында ачык ата-аналар көне узды.
Гаилә елын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында 11–21 июнь көнне «Балалар һәм яшүсмерләр белән коррекция эшенең психологик-педагогик аспектлары» программасы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре укытылды.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гаиләм һөнәрләре» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курс үтүче балалар катнашты. Конкурс Россиядә Гаилә елына багышланган.
20 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында «Гаилә белән ял көннәре» акциясе узды.
Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Show-Time» цирк тамашасына бару оештырдылар. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яфраклардан аппликацияләр ясау буенча мастер-класс узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.
Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» блогыннан чираттагы дәрес узды. Ул «Гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре» дип аталды.