Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре квалификацияләрен күтәрделәр

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Гаилә елын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында 11–21 июнь көнне «Балалар һәм яшүсмерләр белән коррекция эшенең психологик-педагогик аспектлары» программасы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре укытылды.

Уку барышында тыңлаучылар караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасының төп нигезләмәләрен, балалар һәм яшүсмерләр девиацияләренең үзенчәлекләрен, балалар һәм яшүсмерләрдә девиант тәртипне профилактикалау һәм төзәтү буенча заманча ысулларны һәм технологияләрне карадылар, травматик стресс нәтиҗәләре вакытында балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча практик киңәшләр алдылар.

Белгечләрдә заманча балалар белән нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен формалаштыру һәм конфликтлы ситуациядә үз-үзеңне тоту ысулларын үзләштерү максатыннан курс программасына яшүсмерләр белән конструктив диалог төзү буенча психологик практикум кертелгән иде.

Курс тыңлаучылары алган белемнәрнең актуальлеген билгеләп үттеләр һәм аларны балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә кулланырга әзер булуларын белдерделәр. 38 белгеч квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International