Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре – авыл китапханәсенең еш кунаклары. Социаль хезмәткәрләр биредә районның төрле оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрәләр, әдәби кичәләр оештыралар.
Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Зөлфия Гыйниятуллина китапханәдә «Мәңгелек озынлыгындагы мәхәббәт» темасына әдәби сәгать үткәрде. Чарада гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, ромашка турында җирле риваятьләр белән таныштылар, гаилә бәхете турында шигырьләр укыдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләр татар телендәге басмалар белән таныштылар.