18 майда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чарада 14-18 яшьлек балигъ булмаган бала тәрбияләүче 26 хатын-кыз катнашты.
Югары Ослан муниципаль районында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр буенча профилактик рейд узды. Комиссия профилактиканың барлык субъектлары вәкилләреннән, шулай ук бу гаиләләрнең кураторларыннан – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләреннән тора иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ТР Президенты матбугат хезмәтенең YouTube-каналында «Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру» темасына туры эфир уздырдылар.