Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү кысаларында 4 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының актлар залында тәрбияләнүчеләрнең кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды.
5 апрельдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Савосин белән очраштылар. Патриотик әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Кунак корал белән ничек эш итәргә, катлаулы ситуацияләрдә ничек исән калырга, яраланганда үзеңне ничек тотарга һәм сугышчыларның гомерләрен саклап калырга кирәклеге турында сөйләде.
Һәр пәнҗешәмбе Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Һөнәрчелек йортына йөриләр, анда яраланган сугышчылар өчен кирәкле әйберләр тегәләр.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга һәм мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җибәрделәр.
27 мартта Менделеевскның «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары һәм Җиңү волонтерларының махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды.
Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы приютның элеккеге тәрбияләнүчесе белән очраштылар. Отпускка кайткач, ул хезмәткәрләр һәм балалар белән очрашырга приютка керә.
Минзәлә районында мәктәп укучыларының махсус хәрби операциядә катнашучылары белән очрашулары уза. 22 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре якташлары белән тантаналы очрашуда катнаштылар. Чараны кадет мәктәп-интернаты педагоглары оештырды.
Патриотик тәрбия кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Талисман» иреклеләр отряды «Инсайт» сәүдә-эшлекле үзәгендә урнашкан «ЧелныСети» инициатив төркемендә булды. Анда балалар махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрделәр.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чаралары кысаларында спорт дәресе узды. Балалар хәрәкәтчән рус халык уеннары уйныйлар, җитезлек, көч һәм тапкырлыкта ярыштылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Павел Козенко белән очрашу уздырылды. Хәрби хезмәткәр яралану сәбәпле тернәкләнә.