«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраштылар

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү кысаларында 4 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының актлар залында тәрбияләнүчеләрнең кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды.

Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә чакырылган кунак аларга рәхәтләнеп җавап бирде. Хәрби хезмәткәр балаларга барлык сугышчыларга күрсәткән мөмкин кадәр ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, балалар хатлары һәм рәсемнәре өйдән еракта йөрәкне җылытуын билгеләп үтте.

Балалар кунакка истәлекле бүләк – үз куллары белән ясалган йомшак уенчык бүләк иттеләр, тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International