ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

17 октябрьдә Татарстанда 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» телемарафоны узды. Бу контракт буенча хезмәт итүгә багышланган зур патриотик акция.


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. Кунак балаларга 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизацияләү кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылганын, шуннан бирле хәрби бурычларны үтәвен, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда булуын сөйләде.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» өлкәннәр отряды активистлары теккән чираттагы «үзеңнеке–читнеке» тасмалары махсус хәрби операция сугышчылары өчен тапшырылды.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар «Балалар күзләре белән дөнья» бөтенроссия иҗади конкурсында катнаштылар. Конкурсны «НИКА» белем бирү порталы үткәрә.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хәтер шәме» акциясен үткәрделәр. Аны Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышладылар.

Советлар Союзы Герое, партизан Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үткәрде.

Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Зоя» кинолектория дәресе үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

11 сентябрьдә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәп укучыларының махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуын оештырдылар.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 15 сентябренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә» мультимедия күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотоматериаллар һәм документлар татар халкының илебез үсешенә керткән өлешен чагылдыра.

Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы көндезге тору төркеме белән дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International