11 сентябрьдә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәп укучыларының махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуын оештырдылар.
Чара мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп базасында узды. Сугышчы туган шәһәренә сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Очрашу барышында хәрби хезмәткәр үзе, Россия солдатларының батырлыклары турында сөйләде. Мондый очрашулар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә.