ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2024 ел
җомга

Питрәч районында Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Әлгизә Фәйзуллина «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең, «Яхшылык бүләк итәбез» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның, «көмеш» яшьтәге волонтерлар белән очрашуын оештырды.

Ватанга патриотик мәхәббәтне саклап калу, батырлык кылган кешеләр турында истәлекне мәңгеләштерү максатыннан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар МХО катнашучылар турында экспонатлар һәм мәгълүмати материаллар белән таныштылар. Алар «Геройлар безнең арада» күчмә республика күргәзмәсендә тәкъдим ителгән.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә МХО гуманитар ярдәм офисында булдылар.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда Чик сакчылары берлеге күчмә күргәзмәсе оештырылган иде.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Анда махсус хәрби операциягә багышланган «Zov: Җиңүнең оныклары» күргәзмәсе тәкъдим ителә.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балаларда татар халкының мәдәни мирасына кызыксыну уяту максатыннан «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Ольга Фролова танып белү дәресе үткәрде. Чара татар милли киемнәре һәм орнаментлары турындагы күзаллауларны киңәйтүгә, халык иҗаты осталарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.


22
март, 2024 ел
җомга

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында 21 мартта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучының балалар белән очрашуы узды. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Көчле Россия» хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Беляев һәм «Яңа буын» отряды волонтерлары белән берлектә «Геройлар булып тумыйлар» дигән батырлык дәресе үткәрелде.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән 15 мартта, Җиңү көне алдыннан, «Геройга исемен кайтар» Бөтенроссия акциясе яңадан старт ала. Катнашуга мәктәп укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, студентлар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре һәм битараф булмаган татарстанлылар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International