Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: «Юлдаш» интернат-йорты МХО зонасына чираттагы посылка җыйды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы махсус хәрби операция зонасында Ватан алдында үз бурычларын үтәүче хәрбиләргә чираттагы тапкыр ярдәм күрсәтте. Учреждение хезмәткәрләре акча җыйдылар һәм иң кирәкле әйберләр алдылар: медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, татлы күчтәнәчләр.

«Егетләргә мондый посылка җибәрүләр даими оештырыла. Без ярдәм иттек һәм булдыра алганча ярдәм итәчәкбез, чөнки бары тик уртак тырышлык һәм эш белән генә төп максатка – җиңүгә һәм тынычлыкка ирешергә мөмкин», – ди интернат-йорт директоры Елена Четырчинская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International