Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга 1,5 млн сумга кадәр түләүләр билгеләнгән

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Түләү суммасы республикадан – 1,005 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан – 300 мең сумга кадәр түләүләрдән тора.

Арттырылган түләүләрне МХО сугышчылары сафын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына алмаячак. Аларны, яшәү урыннарына карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары ала ала. Кандидатларга Татарстанга килүдә һәм хезмәт итү урынына кадәр баруда булышачаклар.

Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгы алырга ярдәм итәчәкләр. Контракт төзегән һәм медицина тикшерүе узган вакытка торак һәм туклану бирелә. Хезмәткә теркәү берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр сузыла.

Тулырак >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International