ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак җиңүгә кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр.

Россиядә Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта һәрвакыт батырлыкларга урын бар» дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.

21 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү стартлары узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләр алучыларда патриотлык хисе формалаштыру.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен шәмнәр әзерләүдә Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең барлык хезмәткәрләре катнашты.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Махсус хәрби операция зонасында бурычлар үтәүче Ютазы егетләре ярдәмгә мохтаҗ. Гуманитар ярдәм җыю – без махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен эшли алган иң кечкенә эш», – дип саный район халкы.

Холокост корбаннарын искә алу атнасы Россиядә 15–31 гыйнвар көннәрендә уза һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын ача.


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узган елның июненнән бирле М. Гыйматдинов яши. Махсус хәрби операция башыннан ук ул сугышчыларга ярдәм оештыруга актив кушылган. Ике ел рәттән ир-ат МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм өчен үз акчаларын керткән.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы үткәрде.

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова балалар өчен Җиңү музеендагы «Халык батырлыгы» экспозициясен виртуаль карау оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International