8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы үткәрде.
Чарада балалар 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен белделәр. Тәрбияләнүчеләргә бу карарның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аерым әһәмияткә ия булуы турында сөйләделәр. Бу ел тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак.
Балалар, Россия флагын сузып, ил гимнын тыңладылар, марш ясадылар һәм «Россия, алга!» биюен биеделәр.