«Махсус хәрби операция зонасында бурычлар үтәүче Ютазы егетләре ярдәмгә мохтаҗ. Гуманитар ярдәм җыю – без махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен эшли алган иң кечкенә эш», – дип саный район халкы.
Ютазы муниципаль районында һәр оешма, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, волонтерлар һәм күп кенә битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар: җылы оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, башка кирәкле әйберләр алып киләләр. Һәркем җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар сугышчыларга рәсемнәр ясый, хатлар яза. Балалар аларның бүләкләре солдатларны җылытыр дип ышаналар.