Махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен шәмнәр әзерләүдә Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең барлык хезмәткәрләре катнашты.
Учреждение коллективы гуманитар ярдәм җыюда беренче тапкыр гына катнашмый. Моңа кадәр йон оекбашлар һәм бияләйләр җибәргәннәр, тышкы аккумуляторларга акча һәм кирәкле дарулар җыйганнар иде.
