Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова балалар өчен Җиңү музеендагы «Халык батырлыгы» экспозициясен виртуаль карау оештырды.
Тамаша башланыр алдыннан патриотлык һәм совет халкының Бөек Ватан сугышы вакытындагы батырлыгы темалары кузгатылды. Җиңү музееның яңа күргәзмә киңлеге буенча панорамалы сәяхәт балаларга сугыш еллары атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде. Балалар шулай ук бистәнең Җиңү паркында булдылар.
Чараларда приютта тәрбияләнүче 10 бала катнашты.