3 февраль көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Таня Савичева көндәлеге» хәтер сәгате үткәрелде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар Чистайның Сугышчан дан музеенда булдылар. Алар өчен «Ватанны саклаучылар» батырлык сәгате үткәрелде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашуын дәвам итә.
Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар махсус хәрби операция сугышчыларына хатлар яздылар.
30 гыйнварда Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сталинградның утлы көннәре» дигән тематик чара узды.
28 гыйнварда Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына багышланган чара узды.
27 гыйнварда Ленинградны фашист илбасарларыннан тулысынча азат итүгә 81 ел тулды. Әлмәттә әлеге коточкыч вакыйгаларның шаһитларыннан берсе – Рәисә Чернышова яши.
Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан гуманитар ярдәм җыю үзәгендә «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «көмеш» волонтерлар белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук Россия Әфганстан ветераннары советының Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча вәкиле Ринат Нуриев һәм Ютазы районы Ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны актлар залына әдәби-музыкаль әңгәмәгә чакырдылар. Үзәк урынны яшәүчеләрнең үз истәлекләренә бирделәр. Җыелганнар сугыш еллары көйләрен искә алдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына җирле мәктәп укучылары – «Мозаика» театр берләшмәсендә катнашучылар һәм 3–4 класс эзтабарлары килде.