Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар Чистайның Сугышчан дан музеенда булдылар. Алар өчен «Ватанны саклаучылар» батырлык сәгате үткәрелде.
Кунакларны «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы һәм Чистай шәһәренең Диңгез сугышчан туганлыгы вәкилләре каршы алды. Аларның рәисләре Рафис Мәхмүтов һәм Юрий Бочкарев оешмаларның яшь буында патриотлык һәм рухи тәрбияләү буенча алып барыла торган эшләре турында сөйләделәр. Рафис Мәхмүтов социаль хезмәт алучыларны махсус хәрби операция уздыру урыннарыннан китерелгән музей экспонатлары белән таныштырды.
Махсус хәрби операциянең яраланган катнашучысы, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары үзләренең хәрби тәҗрибәләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. «Авангард» спорт клубы, Чистай шәһәре Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы, Чистай казаклыгы, совет офицерлары, чик сакчылары, танкистлар, десантчылар берлекләре вәкилләре, һәлак булган сугышчыларның хатыннары чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар хәрбиләрне игътибар белән тыңладыла. Бу чара аларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмады, патриотик хисләрен дә ныгытты.
Соңыннан интернат-йортта яшәүчеләр өчен тәмле аш оештырылды.