30 гыйнварда Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сталинградның утлы көннәре» дигән тематик чара узды.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр халыкның батырлыгы, Сталинград янындагы сугышларның дәвамлылыгы һәм катылыгы турында белделәр. Балалар «Герой-шәһәр Сталинград» презентациясен карадылар, Мамай курганына видеоэкскурсия ясадылар, сугыш еллары җырларын тыңладылар.
Мондый чаралар патриотик хисләр, илебезнең героик үткәненә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.