28 гыйнварда Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына багышланган чара узды.
Мәртәбәле кунак булып «Дулкын» иҗтимагый берләшмәсе вәкиле, махсус хәрби операциядә катнашучы килде. Ул үз теләге белән МХОда катнашуы турында сөйләде, бу операциядә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм сугышчылар өчен гуманитар ярдәмнең һәм туган җирләреннән хәбәрләрнең мөһимлеген ассызыклады.
Чарада шулай ук Татарстан буенча «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» берләшмәсе активисты, МХО катнашучысының хатыны катнашты. Ул хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында, шулай ук госпитальгә эләккән ире белән очрашу тарихы турында сөйләде.
Бу очрашуга үзәк хезмәткәрләре сугышчылар өчен гуманитар ярдәм – бинтлар, мамык һәм йод әзерләделәр. Гуманитар йөк «Дулкын» оешмасы тарафыннан махсус хәрби операция зонасына китереләчәк.
Чара 20 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерты белән тәмамланды.