13 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Яшь патриот» социаль технологиясе кысаларында балигъ булмаганнар өчен «Әфган сугышы кайтавазы: хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез» дигән кино күрсәтү оештырды.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган тематик чара узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Бикбау авылындагы социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Әфган сугышы геройларына багышланган музейда булдылар.
13 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әфганстан – безнең уртак хәтеребез» дигән хәрби-патриотик чара узды. Очрашуның максаты яшь буында бурыч һәм җаваплылык хисе тәрбияләү булды.
13 февральдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара узды.
13 февральдә Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы көндезге төркемдә «гармонияле кеше»дәресен үткәрде. Чарада сигез кеше катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтте.
Татарстан Республикасында 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Импульс» яшьләр үзәге базасында балигъ булмаган яшь армиячеләр өчен чара оештырды.
11 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән.