13 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әфганстан – безнең уртак хәтеребез» дигән хәрби-патриотик чара узды. Очрашуның максаты яшь буында бурыч һәм җаваплылык хисе тәрбияләү булды.
Очрашуга «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Виктор Никифоров, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Николай Краснов, махсус хәрби операция ветераннары Сергей Изосимов һәм Руслан Фәйзрахманов чакырылган иде. Кунаклар шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәт кыенлыклары, мораль ныклык һәм үз бурычларын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.