13 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Яшь патриот» социаль технологиясе кысаларында балигъ булмаганнар өчен «Әфган сугышы кайтавазы: хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез» дигән кино күрсәтү оештырды.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә хәтер көне узды.
Минзәлә районында истәлекле дата уңаеннан «Сугышчы-интернационалистларны искә алу» акциясе узды. Аны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә эше буенча белгече Сөмбел Федосеева үткәрде. Чарада 2 нче урта мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Әфганстан – тере хәтер» темасына патриотик сәгать узды.