Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Дәрес тарих турында видеоролик караудан башланды бәйрәм. Аннары катнашучылар иҗатка керештеләр. Открытка ясау процессы вак моторика, тырышлыкны үстерүгә юнәлдерелгән иде.