Минзәлә районында якташ геройларны искә алдылар

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Бикбау авылындагы социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Әфган сугышы геройларына багышланган музейда булдылар.

Авыл музее патриотик тәрбия бирү һәм киләчәк буыннар өчен тарихны саклау өчен мөһим урыннарның берсе булып тора. 1979-1989 елларда Әфганстанга интернациональ бурычларны үтәү өчен Бикбау авылыннан 17 сугышчы җибәрелә. Өлкән яшьтәге гражданнар сугышка киткән авылдашлары турында сөйләделәр, тарихи фото- һәм видеоматериаллар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International