Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган тематик чара узды.
Тәрбиячеләр балаларга Әфган сугышы турында сөйләделәр, бүген яшәүчеләргә хәрби вакыйгаларда катнашкан совет солдатларының батырлыгын, ныклыгын һәм каһарманлыгын истә тотарга кирәклеген искәрттеләр.
Балалар шулай ук район митингында катнаштылар, герой-якташларын искә алдылар.
Ахырда приютта тәрбияләнүчеләр «9 рота» фильмын карадылар.