«Юлдаш» интернат-йорты игелекле эшен дәвам итә

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтте.

Интернат-йортта яшәүче Минач Гыйматдинов, алга таба парафин салу өчен, консервланган калай банкалар әзерләгән. Банкаларны окоп шәмнәре ясау өчен кулланачаклар.

Эшләнмәләрне «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерларына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International