Татарстан Республикасында 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Импульс» яшьләр үзәге базасында балигъ булмаган яшь армиячеләр өчен чара оештырды. Балаларга Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган масштаблы проектны тәкъдим иттеләр.
Мондый чаралар яшьләрдә Ватанга, тарихка мәхәббәт тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм вакытлар һәм рух көчләре арасындагы тере бәйләнешне күрсәтергә тиеш.