Россия һәрвакыт үзенең геройлары белән дан тотты, алар, уйлап та тормыйча, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер иде. Мондый геройлар арасында Түбән Кама кешеләре дә бар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән бергә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив бәйрәм гаилә чарасы узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелек талисманы – тынычлык күгәрчене» дигән мастер-класс узды. Чарага менталь тайпылышлары булган яшьләр чакырылган иде.
Минзәлә районындагы «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлык эше алып барыла. Үзәк хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтә. Учреждение коллективы токмач әзерли, яшелчә турый, коры ашлар өчен ярма һәм икмәк җыя.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
19 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы чара узды.
Ватанны саклаучылар елына багышланган дәресләр кысаларында 16 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында патриотик чара узды.
Ватанны саклаучылар елы һәм «Җиңү йөзе» акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты малайларының өлкән төркемендә «Буыннарның хәтере сүнми» сәгате үткәрелде.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән патриотик очрашу узды.