Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән бергә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Һәркем яклаучыларга батырлыклары, тынычлык өчен рәхмәт белдерде, тизрәк өйгә кайтуларын теләде. Хатларны матур итеп бизәлгән солдат өчпочмагына салып, гомуми конвертка төреп, гуманитар ярдәм җыю пунктына бирделәр.