Татарстан Республикасында «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында чаралар уза.
Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Тәрәзә төбендәге бакча» технологиясен гамәлгә ашыралар. Проект хезмәт һәм башлангыч экологик күнекмәләрне формалаштыруга, балаларның белән тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсен алуга юнәлдерелгән.
Ел саен яз башында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә экологик танып белү чарасы үткәрелә.
Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чишмәкәй» экологик түгәрәгендә тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.
Әлмәттә социаль хезмәтләр алучылар «Көзге игелек атнасы» акциясендә катнаштылар
Алексеевск социаль приютында тәрбияләнүчеләр кошлар турында кайгырталар
«Ышаныч» үзәге бөтенроссия экологик-мәдәни акциясендә катнаша
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен экологик экскурсия үткәрделәр.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Урманны саклыйк» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Танай урманына чыктылар.