Халыкның экологик грамоталылыгын арттыруга, татарстанлыларны табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Экояз – 2025» конкурсы уза.
Конкурста Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр актив катнаша. Приютта «Экокоманда» инициатив төркеме булдырылган, ул ике ай дәвамында «Экояз – 2025»нең барлык мөһим чараларында катнашачак.
Шушы көннәрдә балалар «Кошларга ярдәм ит» акциясендә катнаштылар. Яңа станоклар белән җиһазландырылган яңа төзекләндерелгән балта остаханәсендә балалар сыерчык оялары ясадылар. Аларны приют территориясендә элеп чыктылар.