«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә экоатна узды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Табигатьнең яшь дуслары» дигән тематик атна узды.

Атна дәвамында хезмәт алучылар туган як флорасын һәм фаунасын өйрәнү буенча төрле чараларда катнаштылар, табигатьне яратырга һәм сакларга, табигать байлыкларыннан сакчыл файдаланырга өйрәнделәр. Балалар педагоглар белән бергә шәһәр паркында чисталык десанты оештырдылар. Атна экологик сукмак буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Табигатьне саклау тематикасына багышланган чаралар үткәрү балаларның күңелендә табигатькә, туган йортка мәхәббәт орлыклары чәчәргә һәм үстерергә, табигать сөю һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт культурасын формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International