Спас интернат-йорты активистлары экологик рейд уздырды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылары тәрбияче Ирина Телицына белән «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылдылар.

Әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик культура формалаштыру максатында интернат-йорт карамагындагылар иске «Болгар» пристаненә илтүче юл кырыен чүп-чардан һәм башка калдыклардан чистарттылар. Аз гына вакыт эчендә 14 пакет чүп җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International