Арчада «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова экологик экскурсия үткәрде, аның барышында «Казан Су» паркы территориясендә үскән үсемлекләр турында сөйләде.
Белгеч балаларга табигатьтә, сулыкларда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте. Педагог экология проблемаларын аңлатты.
Соңыннан балалар «Чиста сулык» акциясендә катнаштылар һәм сулык тирәли чүп-чар җыйдылар.
Белгеч сүзләренчә, мондый чаралар балаларның үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, табигатькә сакчыл караш тәрбияли һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга ихтыяҗ тудыра.