ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында «Бүләккә язылу» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасында «Яхшы тарихлар» пансионаты вәкилләре белән социаль хезмәтләр алучыларга бару яхшы традициягә әверелде. Пансионат активистларының ходункилар һәм азык-төлек җыелмаларын сатып алуда ярдәм күрсәтүе социаль хезмәтләр алучылар өчен күңелле вакыйга булды.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Надежда Храменкова булып китте.


1
декабрь, 2023 ел
җомга

1 декабрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы узды. Аны «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә уздырдылар.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен адаптив мохит булдырылган


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Астра» тернәкләндерү үзәгенә хөрмәтле кунаклар-хәйриячеләр килде


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Алабуганың «көмеш» яшьтәге волонтерлары МХО катнашучыларга ярдәм итә

Зәй хәйриячеләре авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә булышалар


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Шушы көннәрдә тагын бер эре предприятие, «Алабуга» МИЗ – «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, учреждениегә хәйрия нигезендә 10 комплект яңа карават һәм матрас, шулай ук тузан суырткычлар бирде. Барлык җиһазлар инде җыелган һәм Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең бүлмәләрендә урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International