Әлмәт районында ялгыз өлкән яшьтәгеләр хәйрия ярдәме алдылар

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне котлыйлар. «Постройка+» төзелеш журналы җитәкчесе Марина Власова өйләрендә социаль хезмәт алучы 10 ялгыз кешегә истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте.

Социаль хезмәтләр алучылар Марина Михайловнаның килүеннән канәгать калдылар, аңа бүләкләре һәм игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International