Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды. Аны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.
20 елдан артык 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә булышучы, ил буенча йөзләрчә мең хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме.
Татарстанда бүгенге көндә өлкәннәр өчен 32 гаилә булдырылган. «Өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбиягә алган гаилә» проекты республикада 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Иртәгә, 8 июньдә, Россиядә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу дата алдыннан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Социаль эш: үсеш векторлары» темасына матбугат конференциясе оештырыла. Спикер булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясый.
Зәй шәһәрендә инде бер елдан артык «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлеге эшли. Ул өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проекты кысаларында эшли.
Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чараларының яңа стенд-планы барлыкка килде.
Озак вакыт карау системасына кертелгән өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен социаль-тернәкләндерү чаралары – социаль пакет кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең үз карамагындагыларына күрсәтелә торган хезмәтләрнең бер төре. Бу «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру башлану белән мөмкин булды.
Казан шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталендә эш киңәшмәсе узды, аның барышында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Наилә Фазылова катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Резеда Габдрахманова, Рамилә Нургалиева һәм Альбина Габдрахманова 5 майдан 18 майга кадәр «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында квалификацияләрен күтәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында узды.