«Ярдәм кулы» клубы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлы инвалидларны адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова «Минем ихтыяҗларым» темасына чара оештырдылар. Ул психик тайпылышлы кешеләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
19 апрельдә Алабуга шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре» күчмә семинар-киңәшмә кысаларында социаль өлкәнең һөнәри берләшмәсе очрашуы узды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Партнерлык – иң яхшы социаль практикалар» стажировкасында катнаштылар. «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында чара Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Татарстан башкаласында мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру проценты федераль дәрәҗәдән шактый югары. Казанда бу күрсәткеч 33% тиң булса, илдә ул нибары 25% якынлаша. Моннан тыш, быел Казан күрсәткечен 40% кадәр арттырырга телиләр. Димәк, барлык нигезләр дә бар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә иҗади дәрес уздырганнар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз куллар белән тылсым» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасында «Иҗтимагый инициатива–2021» социаль проектлар конкурсында җиңүче дип табылды. Проект 18-40 яшьләрдәге мөмкинлекләре чикләнгән затларны адаптацияләү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 7 июль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидулина һәм Гөлнара Пряничникова үткәрделәр.
Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү кысаларында 10 нчы номерлы «Окружной квартал» ТИҮ территориясендә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм «SUPER Поколение» Үсеш үзәге командаларының инклюзив очрашуы булып узды.