«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә иҗади дәрес уздырганнар.
Көндезге төркемдә катнашучылар мондый дәресләр барышында рәсем ясау, декоратив-гамәли иҗат һ.б. өлкәләрдә үз сәләтләрен үстерә.
Көндезге төркемнең актив катнашучысы – Сударикова Анастасия. Кыз крючок белән бәйләргә өйрәнде һәм социаль эш буенча белгеч Мерзлова Наталья җитәкчелегендә урындык өчен тышлык бәйләде. Эш пөхтә башкарылган, Анастасия төрле төстәге йоннан үзенчәлекле схема буенча тышлык бәйләде. Тышлык бүлмә бизәге генә түгел, ә хуҗалыкта файдалы аксессуар да булып тора.
Наталья Мерзлова сүзләренә караганда, кул эшләре – ял итү ысулы гына түгел, ә файдалы компетенция дә булып тора. Бәйләү буенча системалы дәресләр кулларның вак моторикасын яхшырта, бу баш мие эшен стимуллаштыра.