Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү кысаларында 10 нчы номерлы «Окружной квартал» ТИҮ территориясендә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм «SUPER Поколение» Үсеш үзәге командаларының инклюзив очрашуы булып узды.
Адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина балалар өчен «Олимпиада юлында» дигән спорт квесты әзерләде. Катнашучылар Олимпия уеннарының килеп чыгу тарихы турында белделәр, спорт төрләре турында кроссворд чиштеләр, каршылыклар юлын уздылар. «Super Поколение» үзәге җитәкчесе Айрат Кавиев һәм дәвалау физик культура буенча инструктор Эмилия Эмирбәкова командалар арасында футбол буенча матч үткәрделәр.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый спорт чаралары балалар коллективын берләштерүгә юнәлдерелгән, анда менталь үзенчәлекләре булган уенчылар да, нормотипик балалар да хезмәттәшлек итә алалар.
Балалар канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.