ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2023 ел
җомга

Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ял итү эшчәнлеген оештыру буенча эш алып барыла. Чараның максатлары – гражданнарның социомәдәни киңлеккә оптималь керүе һәм социомәдәни элемтәләрне торгызу.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменнән эшләмәүче яшьләр өчен «Пятерочка» азык-төлек кибетенә бару оештырдылар.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2021 елдан менталь инвалидлар өчен көндезге тору төркеме эшли.


21
июль, 2023 ел
җомга

20 июльдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәресләр үткәрделәр.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

18 июльдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Егетләр һәм кызлар өчен «Роботлар иленнән качу» мультипликацион фильмын карау оештырылды.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11 июльдә Тәтеш районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды.


23
июнь, 2023 ел
җомга

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Россия халыклары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган ватандашларын искә ала. Бөтен ил территориясендә дәүләт флаглары төшерелә, ә мәдәният учреждениеләрендә, телевидениедә һәм радиода көн дәвамында күңел ачу чаралары һәм тапшырулар туктатыла. Хәтер һәм кайгы көненең төп тематик проектларының берсе – «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль педагог Лилия Антонова һәм психолог Галина Артеполихина, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган дәрес үткәрделәр.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көнендә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәмгә килә алмаган кечкенә дусларына кунакка килделәр.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

27 майда Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатының республика этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International