15 майдан 31 майга кадәр Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уза.
Арча районындагы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм тернәкләнүчеләр «Хәтер күбәләкләре» акциясенә кушылдылар. Акциядә 10нан артык кеше катнашты.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чара Үзәк китапханә белән берлектә чара үткәрелде. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән «Холокост турында истәлек – толерантлыкка юл» дигән чара үткәрелде.
Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Хәтер шәме» Бөтенроссия мемориаль акциясенә кушылды. Шулай ук учреждениедә «Бәллүр төн» дигән тематик чара уздырдылар.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәтер дәресе узды.
Югары Ослан районында балигъ булмаганнар өчен патриотик сәгать узды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үлем лагере» батырлык сәгатендә катнаштылар.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар йорты белән берлектә Холокост корбаннары истәлегенә документаль фильм карау оештырдылар. Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән бергәләп әлеге коточкыч вакыйгалар белән таныша алдылар.