«Чишмә» үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын гамәлгә ашыралар

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә «Өстәл артында үз-үзеңне тоту культурасы» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны өстәл янында үзләрен дөрес тотарга, приборлар, тастымаллар кулланырга өйрәтү.

Дәрестә салфеткаларның төрләре һәм аларның билгеләнеше, аш бүлмәсе приборларыннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Алдагы дәресләрдә аш өстәлен ашарга әзерләү күнекмәләрен камилләштерергә планлаштыралар.

«Ярдәм кулы» программасы менталь тайпылышлары булган кешеләрне ял итү эшчәнлегенә кертү юлы белән адаптацияләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International