Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен чираттагы дәрес үткәрделәр.
Социаль-көнкүреш җайлашу программасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән кием-салымны көндәлек карау һәм аны саклауга әзерләү турында әңгәмә үткәрелде. Кием-салымны карауның төп кагыйдәләре, чистарту төрләре, кер юу кагыйдәләре белән таныштылар.
Дәреснең практик өлеше кием-салымны чистарту өчен ролик куллану күнекмәләрен өйрәнүгә багышланды.
Дәрес хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек, җаваплылык, кием-салымга сакчыл караш, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә ярдәм итте. Шулай ук төркемдә катнашучылар рәхәтләнеп «Монополия» өстәл уенын уйнадылар, ул коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм финанс грамоталылыгын арттыра.