Арчаның көндезге тору бүлегендә музыка кораллары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә үз кулларың белән музыка кораллары ясау буенча мастер-класс узды.

Эштә пластик капкачлар, кашыклар, кәгазь сөлгеләрдән калган цилиндрлар кулландылар. Тавыш эффекты булдыру өчен савытка ярмалар, вак ташлар салдылар. Кулдан ясалган музыка кораллары – тернәкләнүчеләрне уенга җәлеп итүнең бик яхшы ысулы.

Кулдан ясалган музыка коралларында уйнау оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итә, музыкаль хәтерне, игътибарны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International