Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм техника атналыгы кысаларында физкультура-савыктыру чарасы узды. Анда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.
13 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Раштуа утырышлары» дигән чара үткәрелде. Ул үз халкыңның гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, мәдәни мирас белән бәйле булу хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.
15 гыйнвар – Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне. Бу дата алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменнән социаль хезмәт алучылар катнашты.
Яшел Үзән районында көндезге тору төркеме бүлекчәсе педагогларының иҗади командасы мәктәпкәчә учреждениеләрдәге коллегаларына аутистик спектры бозылган һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә заманча нәтиҗәле технологияләрне, формаларны һәм методларны куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен көндезге тору төркеме эшли.
Көндезге тору төркемендә катнашучылар «Тормыш ритмында» дип аталган хәйрия концертында катнаштылар. Ул ел саен үткәрелә торган «Йөрәктән йөрәккә» марафоны кысаларында уза. Хәйрия марафоны Биектау муниципаль районында мөмкинлекләре чикле балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 2010 елдан бирле үткәрелә.
Һәр пәнҗешәмбе көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озатуында көндезге тору төркеме робот техникасы дәресләренә йөри. Уку педагогика көллияте базасында уза.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә китерүне дәвам итә.
Бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Юлда куркынычсызлык» темасына дәрес үткәрделәр.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова менталь инвалидлыгы булган балалар өчен көндезге тору бүлеге эше кысаларында дүрт балигъ булмаган катнашучы өчен мавыктыргыч дәрес үткәрде.