Көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар коткаручылар эше белән таныштылар

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен коткару отрядына экскурсия уздырдылар.

Чара социаль хезмәт алучыларның психологик һәм эмоциональ иминлеген яклауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу аша аларның дөньяга карашын һәм социальләшү мөмкинлекләрен киңәйтүгә, яңа һөнәрләр һәм эшчәнлек өлкәләре белән танышуга юнәлдерелгән.

Экскурсия барышында катнашучылар коткаручылар эше белән таныштылар, эзләү-коткару операцияләрендә кулланыла торган заманча җиһазларны һәм инструментларны күрделәр. Алар шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә төрле хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлек тәртибе турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International