Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Нур» яшьләр үзәге базасында этнодизайнер Илдар Шәңгәрәев эшләренең күргәзмә-презентациясе узды.
Иҗади очрашуда студия җитәкчесе үз эшләрен күрсәтте, төрле техникалар турында сөйләде. Кунакларны төрле орнаментлар, чәчәкләр, тукымалар, материаллар сокландырды. Социаль хезмәтләр алучылар халыкның мәдәни үзенчәлекләре турында тирән һәм истә калырлык тәэсирләр алдылар.